2025 елның гыйнварыннан муниципаль шәһәр һәм авыл автобусларында бердәм айлык социаль йөртү билетларыннан һәм бердәм айлык балалар социаль йөртү билетларыннан файдалану мөмкинлеге тәэмин ителәчәк.
Лениногорск муниципаль районында аларны Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы, 51 адресы буенча урнашкан 26 нчы филиалында рәсмиләштерергә мөмкин. Эш графигы 8 дән 17 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12 дән 13 сәгатькә кадәр.
Белешмәләр өчен телефон 8(85595) 50805, 50540, 61045, кайнар линия 8800-1000001.
Бердәм айлык социаль йөртү билетларын түбәндәге категория гражданнар сатып алырга хокуклы:
- пенсионерлар;
- пенсияләре "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында" һәм "Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында" федераль законнар нигезендә билгеләнгән хезмәт ветераннары, шулай ук башка нигезләр буенча пенсия алучы яисә "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында"Федераль закон нигезендә картлык буенча пенсиягә хокук бирә торган яшькә җиткәч эшләгән (хезмәт иткән) өчен гомерлек матди карап тору алучы хезмәт ветераннары;
Буурыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.