Узып баручы 2024 ел алдыннан Лениногорск шәһәренең «Теннис Холл»ында теннис белән шөгыльләнүче балалар арасында «Кыш бабайда кунакта» Яңа ел бәйрәме узды.
Мондый бәйрәм Холл диварларында инде беренче ел гына уздырылмый. Бәйрәм әкият персонажлары - Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында дустанә күңелле шартларда узды! «Татнефть» ГАҖнең даими игътибары һәм иганәчелек ярдәме, шулай ук Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе һәм "Теннис холл" ның уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлык катнашучылар да татлы призлар белән бүләкләнделәр.
Шулай ук «Яңа ел остаханәсе»номинациясендә балаларны Яңа ел эшләнмәләрен ясауда уйлап табучанлыклары өчен бүләкләделәр.