Мөкадисә Галиулла кызы Билалова 2025 елның 2 гыйнварында 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Галия Урманова котлады.
Мөкадисә Галиулла кызы Билалова Лениногорск районының Иске Шөгер авылында эшчеләр гаиләсендә туа. 8 яшендә әнисен югалта, әтисен сугышка алалар. 12 яшемдә үк колхозда эшли башлый. 18 яшендә траншеяларда эретеп ябыштыручы булып эшли башлый.
1954 елда кияүгә чыга, 4 бала таба. Шөгер бистәсендә кирпеч заводында эшли. 1982 елда шәһәргә яшәргә күчеп килә, радиоприборлар заводына урнаша, пенсиягә чыкканчы шунда эшли.
1990 елда Мөкадисә Галиулла кызы лаеклы ялга чыга. Юбилеен яраткан балалары, 5 оныгы һәм 6 оныкчыгы белән каршылады. Аңа озын, бәхетле гомер, тату гаиләсенә сәламәтлек телибез!