Лениногорскида яшәүче Җәүһәрия Ибраһимовага 95 яшь тулды

2025 елның 3 гыйнвары, җомга

Лениногорскида яшәүче Җәүһәрия Минхәир кызы Ибраһимова  95 яшьлек  юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Урманова Галия Котдус кызы котлады. Исәнлек теләде, бүләк тапшырды. 

Җәүһәрия әби Самара өлкәсе Денискино авылында туа. Ул колхозда эшли. Алдынгылар сафында була. "Мине үрнәк итеп куялар иде", - ди.

Сугыштан соң кияүгә чыга, ире белән 1953 елда Лениногорскига күчеп киләләр. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. 

30 елдан артык  "ТатАИСнефть"тә  телефонистка булып эшләгән.

Эш сөючән, тырыш булып гомер иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International