"Демография" илкүләм проекты буенча 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә бушлай илтәләр

2024 елның 28 декабре, шимбә

Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина учреждениеләренә диспансеризация һәм скрининглар узу өчен федераль бюджет акчаларына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта илтәләр.

Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәгендә Лениногорск үзәк район хастаханәсе белән берлектә «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.  

Профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрү өчен 2024 елда өлкән яшьтәге 1524 гражданны китерү планлаштырылган иде. Бүгенге көнгә (28.12.2024) 1524 кеше китерелгән, бу планның 100% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International