Мәдәният сараенда 2024 елга йомгак ясалды: җитәкчеләрне бүләкләделәр

2024 елның 28 декабре, шимбә

Мәдәният сараенда Яңа 2025 ел алдыннан 2024 елга йомгак ясалды.

Барлык предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне, ветераннарны һәм иҗтимагый оешмаларны якынлашып килүче Яңа ел белән «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов котлады һәм елга йомгак ясады.

2024 ел гади булмады, әмма ул безне көчлерәк, зирәгрәк һәм бердәмрәк итте.  Без махсус хәрби операция зонасында Ватаныбызның милли мәнфәгатьләрен һәм иминлеген каһарманнарча яклаучыларга чиксез рәхмәт белдерәбез. Барлык сынауларны батырларча кичергән гаиләләргә аерым рәхмәт, дип билгеләп үтте ул.

Торак – коммуналь хуҗалык өлкәсендә эш актив дәвам итте-бер ел эчендә 20 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды. «Безнең ишегалды» программасы буенча шәһәрдә 16 ишегалды төзекләндерелде. Шәһәрнең медсанчасть поликлиникасында ремонт ясадык. Мәдәният Сараеның 60 еллык юбилеен  билгеләп үттек! Бу юбилей барыбыз өчен дә истәлекле вакыйга булды.

Безнең талантлы артистларыбыз 5 халыкара конкурс лауреатлары булдылар, 7 бөтенроссия һәм 10 республика конкурсында призлы урыннар яуладылар.

Мичурин авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды, ул авыл инфраструктурасының мөһим өлеше булып тора. Ивановка һәм Сугышлы авылларында ФАПларга ремонт ясалды. Ивановка авылында "Үсеш ноктасы" ачылды.

Узып баручы елда Лениногорск спортчылары бөтенроссия турнирларында 50дән артык призлы урын, республика ярышларында 220дән артык медаль яуладылар. Б

2025 елда безнең алда бик күп мөһим эшләр торачак. Без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын-илебезнең иң әһәмиятле бәйрәмнәренең берсен билгеләп үтәчәкбез. Шәһәребезнең 70 еллыгын һәм «Татнефть» компаниясенең 75 еллыгын билгеләп үтәбез, диде ул.

Марат Нилевич шәһәр һәм район җитәкчеләрен бүләкләү тантанасын үткәрде. Предприятие һәм оешма җитәкчеләре «Ел профессионалы», «Ел хәйриячесе», «Ел ачышы», «Ел ачышы», «Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу», һәм башка номинацияләрдә Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Барлык бүләкләнүчеләрне котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International