Яңа ел-бәйрәм һәркем өчен мөһим. Яңа ел-ул тылсым, елмаю һәм могҗиза көтү вакыты. 12 нче ТИҮдә микрорайон балалары өчен «Яңа ел маҗаралары»дигән яңа ел чарасы узды. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен әкият геройлары: Маша һәм Аю, Кикимора һәм Убырлы карчык, Кар бабай һәм, әлбәттә инде, Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды!
Театральләштерелгән тамаша күңелле уеннар һәм биюләр белән үрелеп барды, балалар бик актив катнаштылар.
Әлбәттә, татлы бүләкләрсез булмады! Бәйрәмгә микрорайонда яшәүче 80нән артык бала килде.
12 нче ТИҮ советы Яңа ел чарасын үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен шәһәр Советы депутаты, 12 нче ТИҮ баш предприятиесе -"ЛЕНИНОГОРСКГАЗ" җитәкчесе Нуртдинов Р.А. га, «Железнодорожный» күп функцияле үзәге коллективына, «Жилсервис»ҖЧҖ коллективына рәхмәт белдерә.