Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре-балалар һәм өлкәннәр өчен искиткеч вакыт. Һәр йортта диярлек матур чыршы урнаштыралар һәм бизиләр.
Бу көннәр бәла-каза белән күңелсезләнмәсен өчен, бик гади булган янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк.
Яңа ел бәйрәмнәре бәла-каза белән караңгыланмасын өчен, бу гади кагыйдәләрне истә тотыгыз:
1. Чыршы җылыту приборларыннан ераграк, тотрыклы аскуймага урнаштырылырга тиеш.
2. Чыршыны яктырту өчен заводта эшләнгән төзек электр гирляндаларын гына кулланырга кирәк.
Тыела:
- чыршыны шәмнәр, мамык, кәгазь һәм целлулоид уенчыклар белән бизәргә; марля, мамык, кәгазь һәм картоннан ясалган маскарад костюмнары кияргә;
- чыршыда һәм аның янында шәмнәр, бенгал утлары кабызырга, шапылдаткычлар кулланырга.
Чыршыларны урнаштырганда түбәндәге төп таләпләрне исәпкә алырга кирәк:
1. Чыршылар кую һәм Яңа ел чараларын үткәрү икенче каттан югарырак булмаган бинада рөхсәт ителә, аннан кимендә 2 эвакуация чыгу юлы турыдан-туры тышка чыгарга тиеш.
2. Чыршыны чыгу юлларына, керү юлларына куярга ярамый. Биналарны нормативтан тыш, кешеләр белән тутыру рөхсәт ителми. Чыршы ботаклары стеналарга һәм түшәмгә кагылмаслык итеп тотрыклы нигездә урнаштырылырга тиеш.
3. Чыршы урнашкан бина беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителергә тиеш (янгын сүндергечләр, ком, киез).
4. Иллюминация электр җайланмаларын урнаштыру кагыйдәләрен үтәп монтажланырга тиеш. Чыршыда бары тик 12 В ка кадәр көчәнешле лампочкаларны бер-бер артлы кабызып торучы заводта эшләнгән электрогирляндалар гына кулланыла ала, лампочкаларның куәте 25 Вттан артмаска тиеш. Гирляндалы тартмада Росстандарт билгесе һәм янгын куркынычсызлыгын сертификацияләү билгесе торырга тиеш.
5. Бинада электр яктысы булмаса, чыршы янындагы чаралар тәүлекнең якты вакытында гына үткәрелергә тиеш.
Яңа ел чыршысын үткәргәндә тыела:
- балаларга җиңел янучан материаллардан костюмнар кидерергә;
- ут, буяу һәм башка янгын куркынычы булган эшләр башкарырга;
- урындыклар рәтләре арасындагы юлларның киңлеген киметергә һәм юлларда өстәмә урыннар урнаштырырга;
- спектакльләр һәм тамашалар вакытында бүлмәдәге утны тулысынча сүндерергә. Бәйрәм фаҗигагә әйләнмәсен өчен, Яңа ел чыршысын оештырганда һәм үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, янгын чыккан очракта коткару хезмәтенә 112 кәрәзле телефонына шалтыратырга мөмкин.
Дамир Вилданов, янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы