Хөрмәтле Лениногорск районы халкы! Безнең республикада спорт корылмаларының, сәнәгать һәм транспорт объектларының, халык күпләп була торган урыннарның террорчылыктан сакланышына өстәмә тикшерүләр үткәрелә.
Шуңа бәйле рәвештә һәм куркынычсызлык мәнфәгатьләрендә барлык шәһәрлеләрнең түбәндәге затларга игътибар итүләрен сорыйбыз:
-тиешле мавыгулар һәм һөнәри ихтыяҗ булмаганда күзәтү чараларын (квадрокоптерлар, фототоловушкалар, бинокльләр, GSM-трекерлар) сатып алырга омтылучылар;
- террорчылык һәм диверсия актлары кылу максатларында файдаланылырга мөмкин булган химик реактивлар, агулар һ. б. алырга омтылучылар;
-уйлап чыгарылган сылтаулар белән халыкны шартлаткыч җайланмалар йөртү, халык күп була торган объектларны өйрәнү өчен файдаланырга тырышучылар;
Шулай ук:
- транспорт тукталышларында, сәүдә, ял итү обьектларында һәм кешеләр җыела торган башка урыннарда, шулай ук йорт подъездларында, подвалларда, чормаларда һәм йорт яны территорияләрендә шикле әйберләр (хуҗасыз сумкалар, пакетлар һ. б.) булу;
- кыска вакытка фатирларны арендага бирү; - аерым фатирда бер төркем кешеләрнең даими җыелуы. ТР хокук саклау структуралары сезгә теләсә кайсы шикле затлар турында түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итәргә чакыра:
Ашыгыч чакырулар хезмәте телефоны – 112: 112
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча дежур хезмәте телефоны : 8 (855) 952-72-20
ТР буенча ЭЭМ дежур хезмәте телефоны: 8 (843) 291-30-21
Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсенең дежур хезмәте телефоны: 8 (843) 231-45-55