Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Бәхет мизгеле»дигән чара узды

2024 елның 20 декабре, җомга

Лениногорск районындагы «Исток - Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан өлкәннәр һәм балигъ булмаганнар өчен «Бәхет мизгеле»дип исемләнгән күңелгә үтеп керерлек чара үткәрелде.

Ул Гаилә елы кысаларында гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән инициативалар сериясендә финал ноктасы булды.

Чараның максаты-гаилә бәйләнешләрен ныгытуга ярдәм итүче атмосфера булдыру, гаилә бердәмлеге идеясен популярлаштыру һәм гаилә белән үткәргән вакытның мөһимлеген искә төшерү.

Өлкәннәр фотокаллаж төзеделәр, ә балалар рәсемнәр өстәделәр.  "Бәхет мизгеле" чын бәйрәмгә әверелде, ул кешеләрне җәмгыять нигезе буларак гаилә идеясе тирәсенә берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International