Тюбингта шуу нәрсәсе белән куркыныч?

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Тюбингта шуу иң травмалы ял төре булып санала. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итәбез. 

1. Биек таудан шуып тешү вакытында тюбинг югары тизлек җыя һәм сез аның белән берничек тә идарә итә алмыйсыз. Югары тизлек җыйган тюбинг әйләнеп капланса, төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алу мөмкинлеге зур булуын онытмагыз.

2. Кешеләр күпләп җыелган тауларда шумагыз. Халык күбрәк булган саен, бәрелешү мөмкинлеге дә зуррак.

3. Шуу өчен урын сайлаганда, төшү юлында агачлар, металл коймалар һәм баганалар булмаган җирне сайлагыз.  Иң яхшысы - шуу өчен махсус җиһазландырылган трасса сайлау.

4. Балаларыгыз 7 яшьтән кечерәк булса, аларны тюбингларда шудырмагыз.

5. «Ватрушка»га парлап утырмагыз.  Балагыз белән бер тюбингка утырып шусагыз, бәрелешкән очракта балагызның өстәмә рәвештә сезнең авырлыгыгыз белән имгәнүе ихтимал.

6. Тюбинглардан «Паровозик» ясап шумагыз һәм сезне таудан этеп җибәрүне сорамагыз.

7. Тюбинг белән шуганда сездә шлем, терсәкләрне, тезләрне һәм гәүдәнең башка өлешләрен саклый торган чаралар булырга тиеш.

8. Тюбингта һәм чанада шуганда, ата-аналардан үз балаларын игътибар белән күзәтү сорала.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International