Лениногорск шәһәренең "Теннис Холл"ында теннис буенча Бөтенроссия турниры ачылды.
Турнирда республиканың төрле шәһәрләреннән генә түгел, башка төбәкләрдән дә спортчылар катнаша. Чаллыдан, Казаннан, Бөгелмәдән, Әлмәттән, Уфадан, Сургуттан, Оренбургтан, Ижевскидан, Тольяттидан, Самарадан, Түбән Новгородтан, Димитровградтан спортчылар килде. Спортчыларны баш хөкемдар Андрей Сурченко, баш хөкемдар урынбасары Даниил Сидоров, каланча хөкемдары Антон Филипповский, күзәтүче хөкемдар Антонина Сәлимова хөкем итәчәк.
Турнирда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова мөрәҗәгать итте. Ул катнашучыларга җиңүләр һәм уңышлар теләде ул.
Турнир Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимнын яңгыратудан башланды. Турнирда катнашучыларны күңелле сюрприз көтә иде-алар өчен теннис корты формасында зур торт әзерләгәннәр.
Турнир ахырында җиңүчеләр һәм катнашучыларга кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак