Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Сәламәтлек формуласы» темасына мәгълүмати сәгать үткәрде. Чара социаль хезмәт алучыларга сәламәтлекнең төп аспектлары турында мәгълүмат бирүгә, физик һәм психик халәтне ныгытуга ярдәм итә торган күнекмәләр һәм гадәтләр булдыруга юнәлдерелгән.
Катнашучылар сәламәт яшәү рәвешенең нәрсә икәнлеген төгәл аңладылар, сәламәтлек турында кайгыртуның мөһимлеге турында уйландылар. Мәгълүмати сәгать аралашу һәм фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булды.