Лениногорск комплекслы үзәгендә Балалар ышаныч телефонын пропагандалау буенча аралашу сәгате узды

2024 елның 13 декабре, җомга

9 декабрьдә Лениногорск муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнар белән «Син ялгыз түгел» дип исемләнгән чара оештырды.

Ул яшүсмерләрне балалар ышаныч телефоны бирә торган мөмкинлекләр белән таныштыру максатында оештырылган иде. Аралашу сәгате барышында ялгызлыкка, балалар кичерә алган курку һәм борчылуларга кагылышлы төп сораулар күтәрелде.

Белгеч Балалар ышаныч телефонының ничек эшләве турында сөйләде, анда һәр бала аноним рәвештә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Чара дустанә атмосферада узды, яшүсмерләр үзләренең сорауларын бирә һәм кичерешләре белән уртаклаша алдылар. Катнашучылар үз проблемаларың турында ачыктан-ачык сөйләү һәм аларның үзләре генә булмавын белү никадәр мөһим икәнен билгеләп үттеләр.

Белгечләр мондый очрашулар күп балаларга авыр вакытларда ярдәм табарга ярдәм итәр дип өметләнә. Исегездә тотыгыз, сез ялгыз түгел, һәм һәрвакыт ярдәм алу мөмкинлеге бар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International