ЗАГС бүлегендә Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан шәһәр һәм районның яшь лениногорскилыларына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырдылар.
Аларны Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов сәламләде: "Бүген - Россия Федерациясе Конституциясе көне дә, паспортлар тапшыру көне дә. Сезне тормышыгыздагы иң мөһим документ алуыгыз белән котлыйм. Тормышыгызда, белем алуда уңышлар телим. Илебезне, Ватаныбызны яратыгыз һәм кадерләгез, ул бит бездә бер генә. Әти-әниегез сезнең белән горурлансын», -дип теләде ул.
Мондый тантаналы көндә 21 яшь лениногорскилы паспорт алды, шулай ук шәһәр һәм районның иҗтимагый һәм иҗади тормышында актив катнашкан 10 яшь кешегә Лениногорск шәһәре Башлыгыннан исемле стипендияләр тапшырылды.