12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне кысаларында Лениногорск районындагы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова балигъ булмаганнар белән «Дәүләт символы - Россиянең күп гасырлык тарихы»дигән чара үткәрде. Чараның максаты: катнашучыларга тарих дәвамында Россия дәүләт символларының килеп чыгышы, әһәмияте турында мәгълүмат бирү, Конституциянең мәгънәсен аңлау формалаштыру.
Социаль педагог балаларны Конституциянең барлыкка килү тарихы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, илебез символларының барлыкка килү тарихы белән таныштырды.
Чара барышында «Россия символлары» викторинасы уздырылды, анда Россия Федерациясе законнары турында белемнәр беркетелде. Чара ахырында катнашучылар һәр граждан үз дәүләтенең төп Законын белергә һәм үз хокукларын һәм бурычларын Конституция нигезендә үтәргә тиеш дигән нәтиҗә ясадылар.