Ел башыннан мондый хезмәттән 1 меңнән артык кеше файдаланган. Социаль фондның клиент хезмәте пенсиягә чыгуның фаразланган срогына кадәр 24 ай алдан эшне башкаруга гариза бирергә киңәш итә.
Моны үзеңнең эш бирүче аша яки шәхсән теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин. Клиент хезмәтенә үзең белән мөрәҗәгать иткәндә паспорт, хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, уку турында документлар, никах турында таныклык (әгәр документлар башка фамилиягә бирелгән булса), балалар туу турында таныклык һәм пенсия хокукларына йогынты ясый торган башка документлар булырга тиеш.
Бүлек хезмәткәрләре документларны рәсмиләштерүнең дөреслеген һәм пенсия билгеләү өчен кирәкле белешмәләрнең булуын тикшерәчәкләр, стаж турында белешмәләр алуда ярдәм итәчәкләр, вакытыннан алда пенсия белән тәэмин ителү хокукын билгеләячәкләр.