Хөрмәтле лениногорскилылар һәм районыбыз кунаклары 2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 08 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен:
* Бинада пиротехника кулланмагыз.
• Сертификатларсыз пиротехника сатып алмагыз
• Балаларны пиротехник әйберләргә якын китермәгез
• Пиротехниканы бары тик урамда, йортлардан 30 метр ераклыкта махсус билгеләнгән мәйданчыкларда гына кулланырга кирәк .
Лениногорск шәһәрендә пиротехниканы эшләтеп җибәрү өчен махсус мәйданчык Тукай һәм Чайковский урамнары киселешендә, чокырда урнашкан. Хокук бозучыларга карата Россия Федерациясе законнары нигезендә штраф рәвешендә административ җаваплылык кулланылачак.
"Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының" 2001 елның 30 декабрендәге 195-ФЗ номерлы 20.4 ст.2 п. нигезендә, янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучы гражданнарга - ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - утыз мең сумнан алтмыш мең сумга кадәр; юридик зат төземичә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларга - алтмыш мең сумнан сиксән мең сумга кадәр; юридик затларга-дүрт йөз мең сумнан сигез йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Ашыгыч хезмәтләрне чакыру телефоннары: «01», «101», «112».
ТР ЛМР буенча янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Вилданов Дамир Равил улы