11 декабрьдә «Балачак куркынычсызлыгы» акциясе кысаларында Лениногорск муниципаль районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Куркынычсыз интернет» дигән темага кинолекторий үткәрде.
Кинолекторий вакытында балаларга түбәндәге төп моментларны үз эченә алган видеоролик күрсәтелде. Видеороликны күрсәтү азагында социаль челтәрләрдә куркынычсыз аккаунтлар булдыру буенча киңәшләр бирелде.
Балалар онлайн-киңлек белән бәйле төп куркынычлар турында фикер алыштылар һәм үзләренең шәхси мәгълүматларын яклау буенча гамәли киңәшләр алдылар. Мондый чараларны үткәрү балаларда Интернеттан файдалануга җаваплырак мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.