Лениногорскида Ватан Геройлары истәлегенә бокс буенча турнир узды

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Кичә, 9 декабрьдә, «Юность» спорткомплексында Ватан Геройлары көне уңаеннан II бокс турниры узды.

Ярышларны «Олимп»бокс клубы оештырды. Оештыручы - Альберт Сафин – Россия Герое Дамир Исламовның бокс буенча тренеры. 

Турнир катнашучылар парады белән башланып китте, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны яңгырады. Ватан Геройларын бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр. 

Барлык катнашучыларга да сәламләү сүзе белән Лениногорск муниципаль районы Башлыгы урынбасары Сергей Вячеславович Тимаков мөрәҗәгать итте:

"Хөрмәтле турнирда катнашучылар, бокс – ул физик дисциплина гына түгел, ә кешене әхлакый кыйммәтләргә өйрәтә торган спорт та. Боксчы билгеле бер кагыйдәләрне һәм этик нормаларны үтәргә тиеш. Бүген турнирда катнашучыларның һәрберсенә үзләренең иң яхшы көрәшче сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге бар: кыюлык, чыдамлык һәм җиңүгә омтылыш телим!», - диде ул.

Турнирда Азнакай, Туймазы, Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләреннән 9-17 яшьлек кеше катнашты. Лениногорск спортчылары каты көрәштә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Турнирда 3 нче комплекслы спорт мәктәбе һәм "Shifa", "Чемпион"спортчылары җиңү яулады. Алар-2010-2011 елгылар арасында Руслан Кашапов, Дмитрий Желтков, Даян Мөхәммәдиев, Тарас Марков, Карина Хәсәнова. 2012-2013 елгылар арасында - Дамир Насыйбуллин, Әмир Кыямов, Самат Мозаффаров, Евдоким Иванов, Вадим Сурков лаеклы көрәштеләр.

Азнакайдан килгән спортчылар арасында Камил Хәмидуллин, Динар Гыйззәтуллин, Ренал Газизов җиңү яуладылар. Бөгелмәдән Анар Джаффаров, Данил Козин, Семен Миронов, Артем Пивкин, Вадим Гордеев җиңүчеләр булдылар.

Туймазыдан Мирлан Зәйнуллин, Максим Кечин җиңү яулады.

Барлык катнашучыларга грамоталар, медальләр, шулай ук Лениногорскиның «Чик сакчылары берлеге» ннән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International