МХО да катнашучы истәлегенә мемориаль такта ачу

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Лениногорск шәһәре Башлыгы урынбасары Урманова Галия Котдус кызы Ивановка авылында МХОда катнашкан Артем Мурасов хөрмәтенә мемориаль такта ачуда катнашты. 

1994 елда Артем Мурасовның гаиләсе Лениногорск районының Ивановка авылына күченеп килә.

Артем авылның урта мәктәбендә укый, Лениногорск нефть техникумына «Бораулау эшләре остасы»белгечлеге буенча укырга керә. 2009 елдан 2010 елга кадәр армиядә хезмәт итә.

10 ел Артем «Ортекс»ҖЧҖендә вахта методы белән монтажчы булып эшләгән.

Дуслары һәм хезмәттәшләре арасында зур ихтирам һәм абруй казанган. Һәрвакыт компаниянең җаны була ул. 

2022 елның 28 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган. 2024 елның 14 мартында МХО зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак була.  

Авыл халкы аның истәлеген мәңгеләштерергә карар кыла һәм мәктәп диварына мемориаль такта урнаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International