12 декабрьдә эшмәкәрләр өчен "Бердәм ачык ишекләр көне" узачак

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

2024 елның 12 декабрендә 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра. 

Шулай ук Лениногорск районы эшмәкәрләре өчен Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарындагы территориаль бүлегендә Лениногорск шәһәре, Менделеев урамы, 37 адресы буенча консультация бирү оештырылачак.

Кабул итү алдан язылу буенча 8 (85595) 5-14-37 телефон номеры буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International