Юлда сак булыгыз: кыргый хайваннар

2024 елның 6 декабре, җомга

1.27 «Кыргый хайваннар» юл билгесе кисәтү булып тора һәм машина йөртүчене машина йөрү урынында кыргый хайваннар күренү ихтималы турында кисәтә, чөнки әлеге территория хайваннарның миграция маршрутында булырга мөмкин.

Еш кына машина йөртүчеләр бу юл билгесенә тиешле игътибар бирмиләр, ә бит кыргый хайваннар катнашындагы һәлакәтләрнең нәтиҗәләре бик җитди.

Хайваннарның транспорт чаралары белән бәйле куркыныч барлыкка килгәндә үз-үзләрен тотышын алдан фаразлап булмый. Өстәвенә, мондый юл-транспорт һәлакәтләренең һәрберсе буенча табигатьне саклау структуралары вәкилләре тарафыннан машина йөртүчегә зур штраф салына.

Түбәндәге кагыйдәләрне үтәү кыргый хайванны бәрдермәскә яки мондый юл-транспорт һәлакәтенең нәтиҗәләрен киметергә ярдәм итәчәк:

- Кыргый хайваннар таң атканда, кояш баеганда активрак: алар еш кына эңгер-меңгердә яки хәтта күз күреме начар булганда караңгыда йөриләр, шуңа күрә фараларны кабызырга кирәк - бигрәк тә иртән һәм кичке эңгер-меңгердә. Әгәр дә сез хайванның алда юлны кичкәнен күрсәгез, тизлекне киметегез : хайваннар еш кына төркемнәр булып күченеп йөриләр.

- Юл читендәге хайванны күрсәгез, сигналдан файдаланмагыз. Узып барганда тизлекне киметегез, хайван үзен агрессив тотарга мөмкин. Әгәр дә сез хайванны бәрдергәнсез икән, юлдан китмәскә тырышыгыз. Әгәр сез, бәрелүдән качарга тырышып, башка автомобиль белән бәрелешсәгез, юл-транспорт һәлакәтенең нәтиҗәләре җитдирәк булачак .

Вакытында туктап өлгерү өчен тизлек режимын сакларга, бик игътибарлы булырга, һава торышын һәм юлның торышын исәпкә алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International