Районның шәһәр һәм авыл җирлекләре хезмәт коллективлары ГТО нормаларын тапшырдылар

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Фестивальдә түбәндәге оешмалардан 11 команда катнашты: Ромашкино РНУ, 7нче мәктәп, Лениногорск җылылык челтәрләре" ҖЧҖ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге, 5нче мәктәп, " Зеленая Роща мәктәбе, 11нче гимназия, 4нче мәктәп, 10нчы мәктәп, 8нче мәктәп, 2нче мәктәп  Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Галия Урманова, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов, шулай ук һөнәр берлегенең территориаль оешмасы рәисләре хезмәткәрләр һәм башкалар мәртәбәле кунаклар булдылар.

Алар катнашучыларга ныклык, спорт максатларына ирешүләрендә уңышлар теләделәр.  Фестиваль нәтиҗәләре буенча шәхси беренчелектә һәм команда зачетында бүләкләү булды.

Команда зачетында 1 нче урынны - 11 нче гимназия командасы, 2 нче урынны - "Транснефть – Прикамье" Ромашкино РНУ, 3 нче урынны-7 нче мәктәп һәм 2 нче мәктәп алды.

Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларга  ГТО дипломнары һәм сувенирлары тапшырылды. Призлы урыннарны алган командалар кубоклар һәм дипломнар алды.

#гто #гтолениногорск #спортнормжизни #подтяниськдвижению #минспорт#татарстан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International