Мәдәният сараенда Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган чара узды.
Фойеда кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Раушания Гаязованың кул эшләрен Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов һәм республика цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев кызыксынып карады.
Традиция буенча, ел саен әлеге чара вакытында үзенчәлекле балаларның әниләре арасында конкурс үткәрелә. Бу юлы конкурста биш әни катнашты.
«Күп балалы һәм бәхетле» номинациясендә Гөлнара Галиева, «Бергә күңелле атларга» номинациясендә Евгения Чернова җиңде, «Алтын йөрәк» титулын Марина Гришанина, «Позитив һәм мәхәббәт океаны» номинациясен Татьяна Бормотова, «Илһам чыганагы» титулын Гүзәл Камалеева яулады. Аларга бүләкләр, дипломнар тапшырылды.