Лениногорск шәһәренең 3 нче комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Дарья Антипова беренче урынны яулады. Ул 3 көрәшне дә вакытыннан алда уздырды. Дарьяны 15-16 яшьлек егет-кызлар төркемендә турнирның иң яхшы боксчысы дип таныдылар.
Әлеге ярышлар Сербиягә халыкара ярышларга сайлап алу турниры булды, ул гыйнвар аенда узачак.
Лениногорск шәһәренең 3 нче комплекслы спорт мәктәбе фотолары
«Демография» илкүләм проектының «Спорт — яшәү нормасы» федераль проекты ярдәмендә россиялеләрнең актив һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен мөмкинлекләре елдан-ел арта бара. Илдә даими рәвештә массакүләм спорт чаралары уздырыла, ә йорт янында күнегүләр өчен инфраструктура яңартыла. Теләге булган һәркем, ГТО нормаларын үтәп, үзләренең физик әзерлек дәрәҗәсен бушлай тикшерә ала. Балалар һәм яшүсмерләрнең спорт өлкәсендә әзерлек дәрәҗәсен үстерү өчен стадионнарны, күпфункцияле комплексларны һәм мәктәпләрне реконструкцияләү, җиһазландыру һәм төзү программалары каралган. Милли проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.