Лениногорск шәһәреннән армиядә хезмәт итәргә 14 егетне озаттылар. Аларны башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов сәламләде һәм армиянең алар өчен иң яхшы тормыш мәктәбе булачагын әйтте. Армия аларда патриотлык, җаваплылык, дисциплина, катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлын таба белүне формалаштырачак, диде.
Егетләр бер елдан соң өйләренә чын ир - ат булып кайтачак. Алар – районыбыз горурлыгы булачак.