2024 ел башыннан Лениногорскида яшәүче 980 кеше пластик пенсия таныклыгы алды.
Нәрсәне белү мөһим?
Таныклык пенсионер статусын раслый һәм ташламаларга хокук бирә.
- Анда фото, ФИО, СНИЛС, билгеләнгән пенсиянең төре һәм срогы күрсәтелгән.
- Әгәр сез 2 төрле пенсия алсагыз, таныклыкта аларның һәркайсы турында белешмәләр булачак.
Бик мөһим! Иске пенсия таныклыклары гамәлдә кала.
Таныклыкны ничек алырга?
- Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенең клиент хезмәтенә шәхсән яки вәкил аша мөрәҗәгать итегез.
-Паспорт һәм 2х3 аклы-каралы яки төсле фотосурәт тапшырыгыз.
- Вәкил аша рәсмиләштергәндә ышаныч кәгазе, пенсионер фотосы, пенсионер һәм вәкилнең паспорты кирәк.
Сез СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтләренә СФРның рәсми сайты аша яисә 8-800-1-00000-1 ( дүшәмбе) телефоны аша языла аласыз( дүшәмбе-җомга 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 дән 15.45 кә кадәр)
Таныклык мөрәҗәгать иткән көнне бирелә!