Лениногорск муниципаль районында ирле-хатынлы Савельевлар бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр

2024 елның 16 ноябре, шимбә

2024 елның 16 ноябрендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда «Алтын» юбилярларны – Савельевлар гаиләсен хөрмәтләделәр.

Аларның гаилә тормышы ерак 1974 елның язында башлана, 1974 елның 15 ноябрендә яшьләр туйларын үткәрәләр.

Ике елдан соң яшь гаиләдә беренче кызлары туа. Кызга Елена дип исем кушалар. Тагын җиде елдан соң гаиләдә икенче кызлары Юлия туа. Еллар үтә, кызлар үсеп җитәләр, мәктәпне, институтны тәмамлыйлар, үз гаиләләрен коралар һәм әти-әниләренә өч онык бүләк итәләр.

Вера Александровна-45 елдан артык медицина өлкәсендә эшли. 1973 елның 1 августыннан ул Лениногорск шәһәренең медицина-санитария бүлегендә терапевт булып эшли. Күп еллар нефтьчеләрне дәвалый. Һәм 2020 елда гына үзен тулысынча гаиләсенә багышлау өчен пенсиягә чыга. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе аның югары квалификацияле белгеч буларак ихтирам белән бәяли. Хәтта пенсиягә чыккач та, Вера Александровнага консультация, киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр.

Күпьеллык хезмәте өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

 Александр Николаевич - гомеренең күп өлешен ЛенГИС ТГНда эшләгән, хезмәт юлын геофизик булып башлаган, аннары теле-радиоаппаратура һәм электрон-исәпләү техникасы белән эшләү буенча мастер булган.  Берничә ел «Иркеннефть» идарәсендә мастер булып эшләгән. 2005 елда пенсиягә чыга.

Хәзер юбилярлар бер-берсен яратып, кайгыртып яшиләр. Үз йортларында яшиләр, бакчачылык белән шөгыльләнәләр.

Традиция буенча, юбилярларның исемнәре Татарстан Республикасы Лениногорск районының юбилярлар Мактау китабына кертелде. ЗАГС хезмәткәрләре Савельевлар гаиләсенә нык сәламәтлек, яхшы кәеф һәм озын гомер теләделәр һәм никахлашу турында юбилей таныклыгы тапшырдылар. Шулай ук «алтын» юбилярларның балалары һәм оныкларыннан котлаулар да яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International