Лениногорскида Яңа ел бизәлеше конкурсы узачак

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Лениногорскида шәһәрне Яңа елга бизәргә керештеләр. Һәм инде традиция буенча, елның төп бәйрәме алдыннан предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, уку йортлары, сәүдә, җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмалары, күпфатирлы һәм шәхси торак йортлар арасында түбәндәге номинацияләр буенча иң яхшы бәйрәм бизәлешенә смотр-конкурс игълан итәбез:

"Сәнәгать предприятиесе бинасы фасадының һәм аның тирәсендәге территориянең иң яхшы Яңа ел бизәлеше»;  

"Бина фасадының һәм учреждение тирәсендәге территориянең иң яхшы Яңа ел бизәлеше»;

"Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмасы бинасы фасадының һәм аның тирәсендәге территориянең иң яхшы Яңа ел бизәлеше»;  

«Авыл җирлегенең иң яхшы Яңа ел бизәлеше»;

«Ишегалдын (шул исәптән шәхси ишегалдын), микрорайонны, кварталны иң яхшы бизәү".

Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык номинацияләрдә дә I, II, III урыннарны алучылар билгеләнә. Конкурста катнашуга гаризалар 2024 елның 25 ноябреннән 6 декабренә кадәр эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр оештыручы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Лениногорск шәһәре, Кутузов ур., 1 йорт. 22 нче кабинет.

Белешмәләр өчен телефон: 5-32-63.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International