Лениногорскида "Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез" фестиваленең муниципаль этабы үтте

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан алты ел дәвамында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале үткәрелә.

Чара шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына кызыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

2024 елның 11 ноябрендә Лениногорскида «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы оештырылды.

Фестивальдә өч гаилә катнашты: Кыямовлар, Галимовлар һәм Бәдретдиновлар. Һәр гаилә милли һәм гаилә ризыкларын, гаилә һәм муниципаль архив документларын тәкъдим итте, үз буыннары тарихы турында сөйләде.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде: 1 урын - Бәдретдиновлар гаиләсе 2 урын - Галимовлар гаиләсе 3 урын - Кыямовлар гаиләсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International