Эшлекле дүшәмбедә милек салымнарын җыю турында доклад тыңладылар

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Эшлекле дүшәмбедә финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмбәл улы Хәмидуллинның милек салымнарын җыю турындагы докладын тыңладылар.

Күпчелек халык түләүләрне соңгы көннәргә калдырырга ярата, район халкының 38% ы гына салымны түләгән. 

Күчемле һәм күчемсез милеккә салым түләү чоры тәмамланырга 3 атна калды. Мөлкәтегез, транспортыгыз, җир кишәрлекләрегез булса, 2 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. 

Быел салымнарның гомуми суммасы 300 сумнан ким булганнар кәгазь рәвешендә салым хәбәрнамәсе алмаячак.

Шуңа күрә әгәр хәбәр почта аша да, шәхси кабинетка да килмәсә, инициатива күрсәтергә һәм салым пеня өстәлеп, бурычка әйләнмәсен өчен үзегезгә салым инспекциясенә яки КФҮкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Физик затлар милкенә салымнар-ул тулысынча җирле бюджетка керә торган җирле салымнар-ягъни укытучыларның хезмәт хакы, кар чистарту, яктырткычларны ремонтлау һәм һәр кеше өчен мөһим булган башка мәсьәләләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International