«ТР Халык контроле» зур популярлык казана бара

2024 елның 8 ноябре, җомга

Рөхсәтсез чүплек күрдегезме? Юлдагы люк ачылганмы? Чүп багы тулганмы?

Проблеманы хәл итәргә «ТР Халык контроле»нә мөрәҗәгать итү ярдәм итәчәк. Елдан-ел мәгълүмат системасы республика халкы арасында популярлык казана һәм үзенең нәтиҗәлелеген раслый.

Лениногорск районында яшәүчеләр төзекләндерү проблемалары турында мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча җибәрә алалар:  https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov

Сервиста сезне борчыган проблема турында хәбәр итү бик җиңел. Мәсьәләнең асылын төгәл һәм аңлаешлы итеп аңлатырга, урынны күрсәтергә, фотосурәтләр-дәлилләр куярга кирәк.

Системада гаризаларның үтәлеше шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең шәхси контролендә. Ел башыннан, 1 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, системага район халкыннан 1417 мөрәҗәгать кергән (80% тан артыгы инде хәл ителгән).

Калган мәсьәләләрне хәл итү шактый зур финанс кертемнәре таләп итә, аларны киләсе елга бюджет формалаштыру чаралары планына кертәләр, башка проблемалар республика программалары кысаларында хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International