Чәршәмбе, 6 ноябрьдә, Лениногорскиның үзәк мәйданында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Шәһәр халкына һәм кунакларына эре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм шәхси хуҗалыклардан авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Теләүчеләр ит, казылык әйберләре, сөт продукциясе, яшелчә, бал, балык, ашлык һәм башкалар сатып ала алачак.
Башлана 8.00 сәгатьтә.
Барыгызны да сатып алырга чакырабыз!
Ярминкә уздыру уңаеннан 7.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Ленинград урамында хәрәкәт өлешчә ябылачак.