Татарстан җиренең энҗесе - «Бәкер»курортына 1933 елда нигез салына. Хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсе һәм «Бәкер» шифаханәсендәге бай дәвалау базасы инде күптән танылды һәм илебез территориясендә яшәүче гражданнар тарафыннан югары бәяләнә.
Бүгенге көндә дә шифаханә үсешен туктатмый. Бүген рәсми рәвештә ял итү һәм торгызу дөньясына -bakirovo spa премиаль спа-комплексына ишекләр ачылды. Республикабызның көньяк-көнчыгышында мондый әйбер әлегә юк!
"BAKIROVO SPA"га джакузи белән аква-зона, тоз бүлмәсе, 3 төрле мунча һәм хаммам белән термаль зона, спа-процедуралар кабинетлары, тренажер залы, косметология кабинетлары, массаж һәм ял итү зоналары керә.
Кызыклы факт: массаж кабинетларында Бали утравыннан ике хатын-кыз эшли.