Шәһәр Советы сессиясендә Лениногорск шәһәре башлыгының яңа урынбасарын билгеләделәр

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск шәһәр Советы сессиясе узды.

Аның эшендә шәһәр Советы депутатлары, шәһәр һәм район Советы һәм Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасарын Лениногорск шәһәр Советы депутатлары арасыннан сайлау булды. Депутатларның бертавыштан кабул ителгән карары белән урынбасары итеп Галия Котдус кызы Урманова билгеләнде.

Галия Урманова 1971 елның 24 декабрендә Лениногорск районының Түбән Чыршылы авылында туа. «Рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты»белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Галия Котдусовна үзен квалификацияле белгеч, намуслы, тәртипле хезмәткәр буларак мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары буларак танытты.

"Бу сезнең карьерагызда мөһим һәм җаваплы адым, без сез куелган бурычларны югары дәрәҗәдә үтәрсез дип ышанабыз. Шәһәребез һәм районыбыз хакына уңышлы эш телибез", - диде Рәгать Хөсәенов. Утырышның көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Шәһәр Советының 16 нчы сайлау округы депутаты Рәсим Шәмсетдинов шәһәр Советыннан Лениногорск муниципаль районы Советына вәкил итеп билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International