Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорски районына эш сәфәре белән барды, анда М. Хәйертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе бинасына капиталь ремонт барышы белән танышты, җитәкчелек һәм хезмәткәрләр, подряд оешмасы вәкилләре белән аралашты, шулай ук шәһәр һәм район активы белән очрашты.
Лениногорск балалар сәнгать мәктәбенең Булгаков урамындагы икенче бинасы укучылар өчен үз ишекләрен 2022 елның сентябрендә ачкан. Биредә дәресләр быелның 1 гыйнварына кадәр алып барылган, аннары бина капиталь ремонтка ябылган. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында ремонтның гомуми бәясе якынча 35 млн сум тәшкил итә. Аны яңа уку елы башлануга төгәлләргә ниятлиләр.
"Безнең өчен Лениногорскида яшьләрнең шөгыльләр буенча берләшүе бик мөһим, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашканда. - Бүген биредә капиталь ремонт үткәрелә, һәм сәнгать мәктәбенә тагын бер яхшы шартлы бина биреләчәк. Сүз бит балаларны эстетик тәрбияләү турында гына түгел, ә киләчәктә сәнгать һөнәре алу мөмкинлеге турында да бара".
Парламент җитәкчесе Лениногорск халкына милли проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында район мәдәният йортында узган очрашуда җентекләп фикер алыштылар. 2019 елдан Татарстан 13 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша, алар эченә 50 төбәк проекты керә. Гомумән алганда 1 480 социаль объект төзелгән һәм реконструкцияләнгән.
«Республиканың гомуми уңышларында сезнең өлешегез зур, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Кыенлыкларга карамастан, без республикабызның күп векторлы икътисадын саклап кала алдык. Болар барысы да Татарстан җитәкчелеге, муниципалитетлар, республикада яшәүчеләрнең зур тырышлыгын таләп итә, алар бергәләп актуаль бурычларны хәл итү өстендә эшлиләр».