Лениногорск районының хуҗалык субъектлары өчен гавами тыңлаулар узды

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

Бүген Лениногорск мэриясендә Лениногорск муниципаль районының хуҗалык субъектлары белән алкоголь һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча фикер алышу буенча ачык чара узды.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Наталья Платонова, сәүдә предприятиеләре һәм җәмәгать туклануы вәкилләре катнашты.

Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге) өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар турында фикер алыштылар. Ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләренә анализ ясалды һәм контрольдәге субъектларга гамәлдәге закон таләпләре аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International