"Лениногорские вести" газетасы «Россиянең 2024 елның иң яхшы 10 газетасы»Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды

2024 елның 16 июле, сишәмбе

«Лениногорские вести» газетасы «Россиянең 2024 елның иң яхшы 10 газетасы»Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.

Конкурста Россиянең барлык төбәкләреннән 120 гә якын газета катнашты. Конкурс комиссиясе катнашучыларның эшләренә берничә юнәлеш буенча бәя бирде: газеталарның дизайны һәм эчтәлеге, проект эшчәнлеге, веб-сайтлар һәм редакцияләрнең социаль челтәрләре. 

Лениногорск газетасыннан тыш, җиңүчеләр арасында Яр Чаллы, Яшел Үзән, Мамадыш һәм Ютазы газеталары да бар.

Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов газета коллективын Бөтенроссия конкурсында җиңүләре белән котлады һәм алга таба да уңышлар теләде!

«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков билгеләп үткәнчә, Бөтенроссия конкурсында җиңү югары профессионализм турында сөйли,ул коллективка илһам, яңа идеяләр һәм проектлар теләде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International