Район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында Түбән күллек сәхнәсендә юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.
"Безнең районда талантлы, иҗади сәләтле балалар тәрбияләүче нык, тату гаиләләр шактый», - дип билгеләп үтте район башлыгы. Ул һәр гаиләгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иртәгесе көнгә ышаныч теләде.
Аннары бүләкләү тантанасы булды.
«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен " медале Габидуллиннар гаиләсенә Айрат Хәдит улына һәм Венера Исхак кызына тапшырылды. Узган ел алар бергә яшәүләренең 35 еллыгын билгеләп үтткүннәр, нык һәм какшамас гаилә үрнәге булып торалар.
Гаилә институтын ныгыткан, гаилә кыйммәтләренең абруен күтәргән һәм балаларны лаеклы тәрбияләгән өчен Лениногорск муниципаль районы Советының Рәхмәт хатлары Алешкин, Сафин, Дементьев, Моисеев, Фадеев, Иванов Псурцев, Ситдыйков һәм Насыйровлар гаиләләренә тапшырылды.
Алар барысы да чын мәхәббәт, тугрылык һәм үзара аңлашу үрнәге булган күп балалы гаиләләр!
Аннары тантаналы шартларда ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
Бәйрәм хөрмәтенә шәһәрнең иҗади коллективлары һәм үзешчән артистлары катнашында концерт программасы әзерләнгән иде. Мастер-класслар оештырылды, сәүдә нокталары эшләде.