Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсен уздырды

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Бүген мэрия бинасындагы планеркада муниципалитетның бу атнада эшләргә тиешле бурычлары билгеләнде. Традицион "Эшлекле дүшәмбе" не Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район хезмәтләре предприятиеләре, оешмалары, территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән үткәрде.

Киңәшмә полиция начальнигы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) Андрей Иваньчинның узган атнадагы оператив хәл турында докладыннан башланды.

Аннары шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары, хезмәтләре җитәкчеләре узган атнадагы хәлләр, планнар һәм оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.

Махсус хәрби операция темасы аерым күтәрелде. Ул, район башлыгы фикеренчә, көн тәртибендә иң мөһиме булып торырга тиеш.

Киңәшмә ахырында Рәгать Галиәгзам улы хезмәт күрсәтүче оешмаларга беркетелгән территорияләрне җыештыруны дәвам итәргә күрсәтмә бирде. Урамнарны, скверларны, халыкның күпләп ял итү урыннарын чүп-чардан чистарту эшен активлаштырырга кушты.

Балаларның җәйге ялын оештыруны контрольдә тотуны көчәйтергә, янгын чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән барлык таләпләрне үтәргә, халык арасында профилактик эшне көчәйтергә, шулай ук су объектларында куркынычсызлыкны контрольдә тотуны көчәйтергә, диелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International