Хөрмәтле Лениногорск районы һәм шәһәре халкы! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу борынгы бәйрәм Россиядә күптән түгел генә торгызылды һәм тиз арада халыкның яраткан бәйрәменә әверелде.
Гаилә һәм мәхәббәт - тормыш чыганагы. Гаиләдә бала туганда без ана булу һәм ата булу бәхетен кичерәбез, ә балалар – безнең киләчәгебез. Иң мөһиме – гаиләгезне саклагыз!
Бу бәйрәм көнендә күп балалы ата-аналарга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме — тормышыбыз нигезләре, иң якты һәм ихлас хисләр көне. Барыгызны да котлыйбыз! Гаиләгезне саклагыз, бер-берегезне яратыгыз, ышаныгыз. Һәр йортта тынычлык, игелек, шатлык һәм бәхет булсын!