Лениногорскидан Дарья Антипова бокс буенча Европа чемпионы булды

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Талантлы спортчыбыз Дарья Антипованы лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!

Сараевода 15-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Европа беренчелеге тәмамланды.

Гомумән алганда, 28 илдән 370 иң яхшы спортчы 13 яшүсмер һәм 13 хатын-кыз үлчәү категорияләрендә чемпионлык өчен көрәште.

Финал көрәшләрендә Россия җыелма командасының 19 спортчысы рингка чыкты,  шуларның 16сы җиңү яулады. Алар арасында безнең 3 нче комплекслы спорт мәктәбе, бокс бүлеге тәрбияләнүчесе Дарья Антипова (2 нче мәктәп укучысы)да бар иде

Финалда ул инглиз Мойо Табисо белән очрашты һәм җиңү яулады.

Даряны 1әм аның трнерлары  Галиуллин А. Д. һәм Жупиков Е. О. котлыйбыз! Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International