Лениногорск районында хуҗалык итүче субъектлар өчен ачык тыңлаулар планлаштырылган

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Лениногорск муниципаль районының хуҗалык субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика мәсьәләләрен тикшерү буенча ачык чара уздырылачагын хәбәр итә.

Чараның исеме: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык фикер алышу.

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы.

Докладчы - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Михеева Миләүшә Индус кызы.

Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2024 елның 17 июле, 10.00 сәгатьтә.

Чараны үткәрү урыны: Лениногорск муниципаль районы администрациясе (Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 1 йорт).

Чараның статусы: планлаштырылган.

Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокукны куллану практикасы нәтиҗәләрен тикшерү; ачыкланган бозуларның сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарны контрольдә тотучы субъектларга аңлату.

Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамлангач, катнашучыларга кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк.

Ачык чарада катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 17.07.2024 елга кадәр электрон адреска җибәрергә мөмкин: Milyausha.Miheeva@tatar.ru

Мәгълүматны 8 (85595) 5-19-72 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International