Лениногорскида наркотикларга каршы комиссия утырышы узды

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышта наркотикларга каршы комиссия әгъзалары, Лениногорск районы башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Беренче мәсьәлә - муниципаль район территориясендә наркотиклар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары әйләнешен контрольдә тоту өлкәсендәге вәзгыять турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Николаев сөйләде.

Агымдагы елның 5 ае йомгаклары буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегендә наркотикларга бәйле 42 җинаять теркәлгән. Шуларның авыр һәм аеруча авырлары-33, сату белән бәйле -29. 

Наркологта 400 дән артык кеше исәптә тора. Административ җаваплылыкка 50дән артык кеше тартылган. КДН, ПДН, социаль яклау бүлегендә исәптә торучы балигъ булмаганнарның җәйге чорга вакытлыча мәшгульлеген тәэмин итү һәм ялын оештыру чаралары турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Гөлнара Вагизова чыгыш ясады.

Мәдәният идарәсе башлыгы Гөлнара Зарипова балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге турында сөйләде. Утырышта шулай ук "Аноним наркоманнар"җәмгыяте эшчәнлеге турында да сөйләделәр. Бу коммерцияле булмаган оешма - наркотиклар куллануны туктатырга һәм аларсыз яшәргә өйрәнергә ярдәм итүче сәламәтләндерүче җәмгыять.

Утырыш ахырында район башлыгы Рәгать Хөсәенов тыелган матдәләр куллануны профилактикалау, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр һәм хокук бозулар санын киметү эшен дәвам итәргә, мәгълүмати-пропаганда эшен көчәйтергә кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International