Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә наркоманияне кисәтү буенча чара узды

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Исаева Мария «Волонтер» иреклеләр үзәге белән берлектә педагогия училищесы мәйданчыгында «Наркотиклар куллануның зыяны турында» мәгълүмати кампания үткәрде.

Чара наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне кысаларында узды, максат - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркомания үсеше турында мәгълүматлылыкны арттыру.  

Буклетлар таратканда, волонтерлар, наркотиклар куллануның нәтиҗәләре һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган үзәкләр турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International