Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов "Мәңгелек ут" мемориалына чәчәкләр салды

2024 елның 22 июне, шимбә

Бүген Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салдылар, тантанада шулай ук предприятие һәм оешма җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, ветераннар, Лениногорск халкы катнашты.

Анда катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Лениногорск районыннан 12 751 солдат фронтка китә, 6500 кеше кире әйләнеп кайтмый. Районда 12 Советлар Союзы Герое һәм 3 Дан орденының тулы кавалеры бар. 

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов шулай ук Россия Герое Дамир Исламовка чәчәкләр салды. 

20: 00 сәгатьтә «Мәңгелек ут» мемориалы янында «Хәтер шәме»Бөтенроссия акциясе узачак. Барлык теләүчеләрне дә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International