Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы хәбәр итә

2024 елның 21 июне, җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гражданның су саклау өлкәсендәге законнарны бозу турындагы мөрәҗәгате буенча тикшерү уздырды.

Су агызу объектын эксплуатацияләүче предприятие тарафыннан, законны бозып, Казан шәһәре территориясендәге Куйбышев сусаклагычына (Казанка елгасы) агынты сулар агызу, пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясен арттырып һәм су объектын файдалануга бирү турында карар булмаганда гамәлгә ашырылуы ачыкланды. Закон бозуны бетерү максатыннан табигать саклау прокуроры судка мөрәҗәгать итте.

Казанның Вахитов районы суды карары белән прокурорның дәгъва таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде. Предприятие һәм җирле үзидарә органына ташлана торган агынты суларны норматив чистартуны тәэмин итеп, су объектын файдалануга бирү турында карар алу өчен кирәкле документларны вәкаләтле органга җибәрү бурычы йөкләнгән. Закон бозуларны бетерү прокуратура контролендә.

Хәбәр 

Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте идарәсен җәлеп итеп, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы җир асты байлыкларын саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Җир асты байлыкларыннан файдаланучы оешма, закон таләпләрен һәм лицензия шартларын бозып, файдалы казылмалар чыгаруга салым түләү буенча 2,3 млн сумнан артык бурычны рөхсәт иткән.

Законнарга ярашлы рәвештә, ил территориясендә хуҗалык итүче субъектларның эшчәнлеге табигатьтән файдалануның түләүлелек принцибын исәпкә алып башкарыла, бу табигать ресурсларын нәтиҗәле куллануга юнәлдерелгән экологик мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итә.

Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры оешма җитәкчесенә тәкъдим кертте. Прокурор реакциясе актын карау нәтиҗәләре буенча прокурор таләпләре канәгатьләндерелә, файдалы казылмалар чыгаруга салым буенча бурыч тулы күләмдә түләнә. Акча федераль бюджетка кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International