Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара узды

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

19 июньдә Лениногорск районының «Исток - башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү буенча чара үткәрелде.

Куркынычсыз юл хәрәкәтен профилактикалау бүлеге башлыгы Рахманова Зөлфия балигъ булмаганнарга юлдагы иң катлаулы хәлләр турында сөйләде, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм юлда игътибарсызлык нәрсәгә китерә икәнен искәртте, шул ук вакытта Лениногорск муниципаль районы территориясендә булган реаль мисалларны китерде.

 Балалар кызыксынып әңгәмәдә катнаштылар, үз сорауларын бирделәр, «җәяүлеләр кичүе» фильмын карадылар, ул җәйге чорда урамнарда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен искә төшерде. Чара ахырында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында белешмәләр алдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International