«Зур гаилә ял көннәре»проекты кысаларында ярминкәдә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Чара 2024 елның 23 июнендә узачак.
🔷 Үзмәшгульләрнең вакыйгада катнашуы бушлай һәм үз эшләнмәләрен үстерү һәм сату мөмкинлеге бирә
💫 ярминкә мәйданчыкларында үзмәшгульләр яңа клиентлар таба һәм файдалы элемтәләр урнаштыра алачак
🤝 Ярминкәдә Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы үзмәшгульләр катнаша ала ✨
🔷 Гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында тапшырырга мөмкин
👏 Чара "Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән "Минем бизнес" үзәге тарафыннан оештырыла.